Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы Мәдәният йортында «Хатын-кызсыз яшәргә ярамый дөньяда» исеме астында бәйрәм концерты булды

2014 елның 8 марты, шимбә
      Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Спас районы Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды: шәһәр халкы алдында беренче тапкыр иҗат отчеты белән район, шәһәр башкарма комитетлары, район Советы хезмәткәрләре, башка муниципаль хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.
       Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Күпләр әлеге гадәти булмаган концертка керә алмады. Гадәти булмаган дим, чөнки бу көнне сәхнәгә без рәсми шартларда гына күрергә күнеккән кешеләр чыкты. Бу юлы исә алар тамашачылар хозурына матур җыр һәм бию яратучылар, башкалар белән бергә кояшлы яз җылысына чын күңелдән сөенүчеләр, ихластан көлә һәм бәйрәм шатлыгы өләшүчеләр буларак чыгып бастылар. Зал белән шыгрым  тулы халык концертның  кайбер үзенчәлекле якларын да күрми калмагандыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International