Йөрәкләрендә мәхәббәт яши

2014 елның 8 марты, шимбә
      2014 елның 7 мартында ТР Менделеевск муниципаль районы Татар Чаллысы җирлегендә гаиләдә үзара мөнәсәбәт һәм балаларның гаилә кыйммәтләре турында фикеренә багышланган “Гаилә йөрәге” исемле чара узды.
      Чара “Колосок” балалар бакчасында уздырылды, анда җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова, ЗАГС бүлеге белгече Валентина Петрова һәм әти-әниләр катнашты. Аның максаты – балаларда гаилә, туган йорты өчен изге эшләр башкарырга өндәү, якыннары һәм туганнарына дусларына, яшьтәшләренә карата игътибарлы, кайгыртучан булырга өйрәтү. Балалар әти-әниләре белән берлектә мавыгып уйнаган “Гаиләгә шатлык алып кил”, “Изгелек кувшины” кебек уеннар максатка ирешү мөмкинлеге бирде. Балалар уен аша күп нәрсәне аңлыйлар: һәр кешенең йөрәгендә шатлык, изгелек, кагыртучанлык, хөрмәт, бәхет, назлау кебек хисләр туа, ә иң мөһиме йөрәктә мәхәббәт яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International