2014 нче елның 12 мартында Мамадыш районы Башкарма комитетның түгәрәк залында сәркәтипләрне котлау чарасы узды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән Албай, Югары Ушмы, Красная Горка, Олыяз авыл җирлекләре сәркәтипләренә гражданлык хәлен теркәү юнәлешендә ирешкән хезмәтләре өчен мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина сәркәтипләрнең хезмәтләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде.
2014 нче елның 12 мартында Мамадыш районы Красная Горка авыл җирлегендә гомер итүче Алексей Зотин 95 нче язын каршы алды. Юбилярны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова, үзәк хастаханә баш табибы Дамир Хаҗиев килде, Красная Горка авыл җирлеге сәркәтибе Лидия Батыгина килделәр.
Вәзир Фәизов Россия президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлау хатын тапшырды, район башлыгы исеменнән җылы котлау сүзләре җиткерде.
Алексей Епифанов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Соңыннан гомере буе үзәк хастаханәдә фельдшер булып хезмәт куйган. Үткән елның ноябрь аенда тормыш иптәше Фаина Федор кызы белән тимер туйларын билгеләп үткәннәр.
Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшь әниләрнең күп булуын күздә тотып, халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында А.А.Шарипова мәдәният йорты каршында Яшь әниләр клубы оештырып җибәрде. Әлеге оешма үзе дә яңа булуга карамастан, әниләрнең дә, балаларның да яраткан урынына әверелеп бара. Бәйрәм уңаеннан очрашулар, төрле кичәләр, кич утырулар әлеге гаиләләр өчен гадәткә кереп бара. Оешма әгъзалары арасында яңа гына әни булганнар да, тәҗрибәлеләре, шул исәптән күп балалы әниләр дә, бар. Нәтиҗәдә алар бер-берсеннән үрнәк алып, осталыкка ирешәләр,очрашулардан канәгатьлек алып китәләр. Әлеге клубның озын гомерле булуы шиксез.