Мамадыш районында сәркәтипләрне тантаналы котлау чарасы узды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

2014 нче елның 12 мартында Мамадыш районы Башкарма комитетның түгәрәк залында сәркәтипләрне котлау чарасы узды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән Албай, Югары Ушмы, Красная Горка, Олыяз авыл җирлекләре сәркәтипләренә гражданлык хәлен теркәү юнәлешендә ирешкән хезмәтләре өчен мактау грамоталарын  һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина сәркәтипләрнең хезмәтләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады, эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарулары, хезмәтләренә тугры булулары өчен рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International