“Ак калфакта” районда төрле юнәлештә эш алып баручы лидер хатын-кызлар җыелган: дәүләт хезмәткәрләре, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, иганәчеләр. Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчечсе Фәния Әхмәтшина да алар арасында.
Хатын-кызларны берләштергән сәбәпләр бихисап: хатын-кыз, ана ролен күтәрү, милли йолаларны яңарту һәм саклау. Шулай ук төп максатларның берсе – яшь буын белән эшләү. Аларга тормышта әби-бабайлардан сакланып калган традицион яшәү рәвешен беркетү, югары әхлак нормаларын пропагандалау.