Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшь әниләрнең күп булуын күздә тотып

2014 елның 9 марты, якшәмбе

Минзәлә районы Югары Тәкермән  авылында яшь әниләрнең күп булуын күздә тотып, халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында А.А.Шарипова мәдәният йорты каршында Яшь әниләр клубы оештырып җибәрде. Әлеге оешма үзе дә яңа булуга карамастан,  әниләрнең дә, балаларның да яраткан урынына әверелеп бара. Бәйрәм уңаеннан очрашулар, төрле кичәләр, кич утырулар әлеге гаиләләр өчен гадәткә кереп бара. Оешма әгъзалары арасында яңа гына әни булганнар да, тәҗрибәлеләре, шул исәптән күп балалы әниләр дә, бар. Нәтиҗәдә алар бер-берсеннән үрнәк алып, осталыкка ирешәләр,очрашулардан  канәгатьлек алып китәләр. Әлеге клубның озын гомерле булуы шиксез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International