Мамадыш районында хатын-кызларны котлау зурдан узды

2014 елның 10 марты, дүшәмбе
      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итү зур сөенеч. Әгәр бу котлаулар ир затларыннан булса, сөенеч, әлбәттә, икеләтә арта. 7 нче март көнне Мамадыш  районы администрациясе  бинасында барлык коллективның ир-атлары хатын-кызларга чын бәйрәм оештырдылар. Район башлыгы Анатолий Ивановның котлау сүзләреннән соң, хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, музыкаль котлаулар белән үрелеп барган чәй табынына чакырдылар.
       Мамадыш районының барлык хатын-кызлары исә котлауларны кичен район мәдәният бүлегендә кабул итте. Оештыручылар бик матур бәйрәм кичәсе әзерләгән иде. Әйтергә кирәк, концертта бары ир затлары гына чыгыш ясады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International