Мөслим муниципаль районында Ана капиталы сертификатларын тапшыру

2014 елның 9 марты, якшәмбе
      6 март көнне Мөслим муниципаль районы Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә узды. Барлык хатын-кызлар исеменә чын күңелдән тәбрикләү сүзләре җиткерелде, алар өчен бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
      Мөслим муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Муллин барлык хатын-кызларны да матур яз бәйрәме белән котлады, гаиләләргә мәхәббәт һәм иминлек теләде. Икенче һәм аннан соңгы бәбиләрен алып кайткан әниләргә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International