Бу көнне тантаналы төстә Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдан Шәймурзин 5 әнигә ана капиталы сертификатын тапшырды, мәхәббәт, бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Кама Тамагы һәм Апас районнары Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гыйлметдинов Илмир әти-әниләрне балалары туу белән котлады, ана капиталын алу турында мәгълүмат бирде.
Казан шәһәре ЗАГС Идарәсе авыл җирлеге хезмәткәрләре белән үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Тантаналы церемониядә Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды вәкилләре катнашты. Бүген 10 гаиләгә ана капиталы сертификаты һәм 2 балага СНИЛС тапшырылды.
Бөтен гаиләнең өе һәрвакыт җылы булсын, балалар тавышы чыңлап торсын, авырлыклар читләп узсын дип теләп калабыз!
ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова, шулай “ Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Балтач булеге җитәксече Камалова З.Ф. “ Гаилә һәм аның бүгенге кыйммәтләре” темасына сөйләшү үткәрделәр. Шулай ук бу очрашуда укучылар гаиләгә кагылышлы кануннар, ир һәм хатын бурычлары, ГХАТ бүлеге күрсәткән дәүләт хезмәтләре белән таныштылар.
Алар хакына концерт оештырылды. Концертта катнаштылар Пенсия фонды һәм ГХАТ булеге эшчеләре, аларнын балалары һәм оныклары. Пенсия фондынын эшчеләре доклад белән чыгыш ясадылар һәм аналарга ана капиталын ничек кулланырга әйттеләр. ГХАТ булеге начальнигы буләкләр һәм гаилә битләре тапшырды.