Бу көнне тантаналы төстә Кама Тамагы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдан Шәймурзин 5 әнигә ана капиталы сертификатын тапшырды, мәхәббәт, бәхет һәм сәламәтлек теләде.
Кама Тамагы һәм Апас районнары Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гыйлметдинов Илмир әти-әниләрне балалары туу белән котлады, ана капиталын алу турында мәгълүмат бирде.
Бу көнне гаиләләрне “Форпост” муниципаль оешма җитәкчесе Александр Кочетков, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова котлады. Тантана Спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең балаларга истәлекле бүләкләр бирүе белән тәмамланды.