Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә югары сыйныф укучылары өчен “Гаилә – бәхеткә ачкыч” дигән темага сыйныф сәгате үтте

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
      13 нче март көнне ЗАГС бүлегендә Тәтеш шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Е.Ю.Юдина) кунакта булдылар. Әлеге сыйныф сәгате ЗАГС бүлеге һәм халыкны социаль яклау идарәсе тарафыннан әзерләнде. Дәрес алдыннан ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова экскурсия үткәрде һәм балаларга гражданлык  хәле актын теркәү хезмәтенең кайчан барлыкка килүе турында сөйләде. Укучылар эш кабинетлары, архив бүлеге белән таныштылар һәм акт язулары турында белделәр.
      Шулай ук гражданлык хәле актларын теркәүбуенча заявкаларны электрон дәүләт хезмәте аша бирү тәртибе белән таныштылар.
Соңыннан КЦСОН “Тәтеш балкышы” ның гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгече Р.Б.Фазылова утырышлар залында укучылар белән бергә “Гаилә - бәхеткә ачкыч” темасына әңгәмә үткәрде.
      Ахырдан барлык катнашучылар җыелып истәлеккә фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International