Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә “ЕГИС ЭЗ РТ дан ИС ЗАГС РТ өчен туу, үлү һәм перинаталь үлем турында медицина таныклыкларын алу” электрон сервисын алдан кабул итү һәм сынап карау булып узды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
      2014 нче елның 13 нче мартында 15:00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә “ЕГИС ЭЗ РТ дан ИС ЗАГС РТ өчен туу, үлү һәм перинаталь үлем турында медицина таныклыкларын алу” электрон сервисын алдан кабул итү һәм сынап карау булып узды.
      Сынап карауны үткәрүнең максатлары:
- Электрон сервисның Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклау Бердәм дәүләт мәгълүмати системасыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе мәгълүмати системасы өчен туу, үлү һәм перинаталь үлем турында медицина таныклыкларын алу электрон сервисның формат тасвирламасы таләпләре белән һәм “Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклау Бердәм дәүләт мәгълүмати системасыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе мәгълүмати системасы өчен туу, үлү һәм перинаталь үлем турында медицина таныклыкларын алу” электрон сервисының файдаланучы кулланмасы белән тәңгәл килүен тикшерү;
- Функционалны мөмкин булган хаталарны табу һәм бетерү өчен комплекслы тикшерү.
      Сынап карауда катнаштылар:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы урынбасары – Б.Т. Хафизов,
“Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге” Татарстан Республикасы Дәүләт унитар оешмасының иҗтимагый өлкә буенча  мәгълүмати бүлекнең алдынгы белгече – А.Ш. Рызванова
“Идел Буе раслау үзәге” ЯАҖ нең кулланма системалар бүлеге проектлар җитәкчесе – А.Н. Габдрахманова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International