Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Россия ФМХИ территориаль пункты башлыгы В.Г.Зубова балаларга Россиядә паспорт системасы тарихы турында сөйләде, 1934 елдан башлап гражданнарга бирелгән паспорт үрнәкләрен күрсәтте һәм балалар арасында зур булмаган викторина уздырды.
Шулай ук әлеге чарада ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Ильнар Набиуллинга – улы , РФ яшь гражданины Амильнең туу турындагы таныклыгын тапшырды.