Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре бәйрәм котлаулары сөенече белән уртаклаша

2014 елның 8 марты, шимбә
      8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре адресына күп кенә җылы теләкләр, назлы сүзләр юлланган иде. Ләкин араларында күңелләргә иң хуш килгәне, ирексездән күз яшьләре атылып чыгуга сәбәпче булганы - Түбән Камада урнашкан "Салават күпере" балалар йортында тәрбияләнүче малай һәм кызларның үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары һәм матур теләкләре булды. Әлеге йортта тәрбияләнүче сабыйлар белән ГХАТ идарәсе белгечләрен күптәнге дуслык җепләре бәйләп тора. Никахлашу йортының тантаналар залында да балалар еш кына кунак булып, төрле чараларда катнашып уңай эмоцияләр алып китәргә ярата. Алга таба да әлеге оешма белән элемтәләребез ныгып, сабыйлар белән аралашып торырбыз, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез дип аларга үзебезнең рәхмәтебезне җиткердек. Моннан тыш бәйрәм алды көннәрендә ГХАТ идарәсе белгечләре Анжелика Варум белән Леонид Агутин концертына да чакырулы иде. Бөтен коллектив бу язгы бәйрәм көннәрендә күтәренке кәеф, уңай тәэсирләр, алга таба эшләргә көч - дәрман туплый алу бәхетенә иреште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International