8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Балтач районы Урта Көшкәт авыл җирлегендә алтый туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды

2014 елның 8 марты, шимбә

Бу кичәдә районыбызның үрнәк, хөрмәткә лаеклы Әхмәт һәм Рәшидә Мөхәммәтшиннар, Равил             һәм Фәния Хәбибуллиннар, Сонгатулла һәм Хаҗәр Хәмидуллиннар, Тәлгат һәм Дамира Вәлиуллиннар гаиләләрен хөрмәтләп уздылар.Тормыш авырлыкларына карамастан, алар бүгенге көнгә кадәр гаилә учагын сүндермичә яшәп киләләр. Балаларыда алардан үрнәк алып, матур гаиләләр корып яшиләр. Бу кичә матур җырлар, җылы теләкләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International