2014 елның 7 мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында гаилә тормышының Алтын юбилярлары ирле – хатынлы Василий Сергей улы һәм Галина Михаил кызы Бакановларны котлау буенча тантаналы чара узды.
Алтын туйга кадәр бергә яшәү роле сайлаулы кешеләргә генә төшә һәм тормыш бу рольгә юкка гына безнең юбилярларны сайламагандыр. Алар барлык тормыш китергән сынауларга лаеклы каршы тора алганнар, бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт саклаганнар, бүген аларга яратулары белән җавап биргән яхшы балалар тәрбияләгәннәр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Бакановларның исемнәре “Районның хөрмәтле гражданнар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар һәм балдаклар белән алмаштылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы, хезмәттәшләре, балалары, туганнары исеменнән алар турында куп җылы сүзләр әйтелде. Бәхетле юбилярлар алдында Макыл урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.