Тәтеш муниципаль районы Сөендек авыл җирлегендә өлкәннәрне тәбриклиләр

2014 елның 7 марты, җомга
      Сөендек авылының иң өлкән кешесе Хасанова Мәгъзүмә Хәйрулла кызына 7 нче март көнне 95 яшь тулды. Мәгъзүмә апа күп еллар тракторда эшли, сугыш вакытында тракторчылар  бригадасын җитәкли.Өч бала тәрбияләп үстерә. Хәзер инде аны оныклары һәм оныкчыклары сөендерә. Юбилярны Сөендек авылы җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Измайлов Хафиз Ахметович тәбрикләде һәм бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International