«Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды

2014 елның 7 марты, җомга
      Якынлашып килуче 8 март алдыннан, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне 16 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантана вакытында барлык әниләргә язгы чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез. Өегездә балалар тавышы чыңлап торсын, хәрбер гаиләдә һәм илебездә иминлек, тынычлык булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International