Апас муниципаль районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
      Апас район Советының зур утырышлар залында 14 яше тулган 22 яшь апаслыга тәүге паспортлары тантаналы шартларда тапшырылды. Бу матур, дәвамлы традиция районда узган елның август аенда гамәлгә керде, монысы– җиденчесе. 7 айда 275 яшь апаслы әнә шундый тантанага чакырылды.
     – Зур залда, яшьтәшләрең белән бергә, әти-әниләре, туганннары күз алдында хакимият вәкилләре кулыннан паспорт алу, район үзәк музеена, район үзәгенә килү һәм танышу һәр яшүсмернең хәтерендә озак сакланачак вакыйга ул, – ди бу башлангыч һәм сценарий “авторы”, Апас туган якны өйрәнү үзәк музее директоры Рәмис Ногманов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International