Әлеге вакыйганың шаһитлары арасында район кунаклары, авыл халкы, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бар иде. Паспортларны тантаналы төстә тапшыруны район башлыгы Айдар Фаслахович Салахов бик теләп үзе башкарды.. Паспортлы булу киң мөмкинлекләр белән бергә гаҗәеп зур җаваплылык та икәнлеген искәртеп, районыбыз башлыгы 8 укучыга Россия Федерацисе гражданины паспортын тапшырды. Аңа кадәр Югары Тәкермән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре А.А.Шарипова паспорт тарихы турында сөйләде, укучыларга матур теләкләр теләп, зур өметләр баглады. Тантана ахырында авыл җирлеге башлыгы Мухамадеев И.И. паспорт ияләренә бүләкләр тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде.