“Казан” гаилә үзәгендә ана капиталы сертификаты тапшырылды

2014 елның 4 марты, сишәмбе
      “Казан” гаилә үзәгендә халыкара хатын-кызлар бәйрәме 8 март алдыннан, 7 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылды.
     Тантанада барлык ата-аналарга балаларының исемнәренә аңлатма бирделәр. Мәсәлән, Макаровлар гаиләсе улларын Арсений дип атап, аның киләчәктә батыр, кыю булуын теләгәннәрдер. Мәрьям исеме исә - ханым, хуҗабикә, ә Ярослав - көчле һәм данлыклы дигәнне аңлата.
      Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды җитәкчесе Арсланова Флида Зуфаровна барлык аналарны киләчәк бәйрәм белән котлады һәм  ана сертификатының әһәмиятен ассызыклады, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International