ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Бу чара Киров районының ЗАГС бүлеге, Киров районының Пенсион фонды һәм Киров районының социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән берлектә үткәрелде.

     
    8нче хатын-кыз консультациясендә булачак әниләргә Киров ГХАТ бүлегенең мөдире С.И.Липовая балаларның туу турында таныклыкны һәм балалар тудыру йортында ничек алып булу, Киров районнының пенсион фондының социаль түләүләр  буенча мөдире Печенкина Л.В. ана капиталы дәүләт сертификаты, Хухрова Е.А. ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә социаль ярдәм һәм патронаж турында сөйләделәр.

Камил Зиятдинов  мәктәп тәмамлар вакытка үзен медицинага багышлаячагын  төгәл белә. Мондый карарга килүендә, мөгаен,  әти-әнисе үрнәге дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Аның әтисе Мөхәммәт  Исмәгыйль  улы – табиб-психиатр, ә әнисе Тәскирә  Зиннәтулла кызы фельдшер-нарколог булып  эшләде. Югары уку йортында белем алу  гаять катлаулы булса да, ул Камилнең сайлаган һөнәре белән кызыксынуын арттыра гына. Камил Мөхәммәт  улы исә студент чагыннан ук фтизиатрия белән мавыга. Әлеге өлкәдәге белемен арттыру  максаты белән ул Мәскәү туберкулез  институты  аспирантурасына укырга керә.  “Каменка” санаториендә эшләү исә  кандидатлык диссертациясе  өчен  гаҗәеп бай  материал тупларга мөмкинлек бирә. Камил Зиятдинов аны уңышлы яклый, ә 2003  елда исә  докторлык диссертациясе әзерли.

    Буа медицина училищесын тәмамлаган Фирдәүс белән дә Камил менә шушылай эш арасында, көндәлек ыгы-зыгыда таныша. Әмма бу очрашу аларның гомерлек язмышын  хәл  итә дә куя – берничә айдан яшьләр, туйлар уздырып, гаилә дә корып куялар.

    Төп кыйммәт, мөгаен,  гаиләнең  тулы булуында, балаларның әти-әниләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләнүендәдер. Үз әти-әниеңне хөрмәт итү дә – балаларга матур үрнәк. Төп эшләренә күпме генә вакытларын сарыф итсәләр дә,  Камил Мөхәммәт улы белән  Фирдәүс Фарук кызы менә дигән әти-әни. Уллары Хәлил әти-әнисе  эзеннән китәргә булган  һәм Казан медицина университетына укырга кергән. 2012 нче елда   аны  тәмамлаганнан соң, армия хезмәтенә киткән һәм герой-шәһәр Севастопольгә Хәрби-Диңгез Флотына  хирург итеп җибәрелгән.  Армия  хезмәтеннән соң  Хәлил ординатурага  юл тоткан  һәм  хәзерге вакытта  укый да, Әтнә районында хирург та булып эшли. Кызлары Миләүшә, күңеленә ошаган һөнәрне сайлап, авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән.

  Зиятдиновлар  заманында Биектау районы җитәкчесе булган һәм хәзер дә аның үсешенә ярдәм  итеп торучы Рөстәм Нургалиевич белән     очрашуга бик шат булуларын да билгеләп үттеләр.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе

      Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Бәхетле пар Актаныш авылыннан  Бадертдинов Алмаз Хәниф улы хәм Ахметова Ирина Ригель кызы булдылар. Әлеге  парга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе район ЗАГС бүлегенең котлау хатын тапшырды. Яшь парга ул үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина сөенеп елмайды: чакырылган гаиләләр барысы да үзвакытында җыелып беттеләр!

Аларны райондагы гаилә институтының алтын фонды дияргә була: һәр гаилә үзенчә данлы, үзенчә бәхетле, үзенчә кызыклы. Иске Әлмәт авыл җирлегеннән килгән Гөлнур һәм Вәлимәрдан Нигъмәтуллиннар 60 ел бергә гомер итеп, 5 бала үстергәннәр, гомерләре буйлап колхоз эшендә дә хезмәт куйганнар. 54 ел тату гомер иткән Рауза һәм Идрис Хәммәтвәлиевларның “Нурлатнефть” НГДУсында хезмәт стажлары 85 елга җыела икән. Богдашкинодан килгән Валентина һәм Иван Алексашкиннар–10 балага әти-әни, 21 оныкка әби-бабай–шуннан да олы бәхет буламы соң? Әнә, Иске Әмзәдән  Вәсилә һәм Әкрам Минаповлар да күптән түгел үзләренең нинди бәхетле гаилә булуларын кабат тоеп сөенгәннәр: 55 еллык гаилә бәйрәмнәренә 6 балалары, 10 оныклары һәм оныкчыкларына кадәр җыелган.

2014 нче елның 25 августында Зәй районы һәм шәһәренең иң күркәм, лаеклы гаиләләрен район һәм шәһәр башлыгы Т.В.Воропаева катнашында үткәрелгән бәйрәмдә хөрмәтләделәр. Бәйрәмгә 20 елдан артык бергә яшәүче, тәрбияле балалар үстергән 24 гаилә чакырылган иде. 7 бала тәрбияләп үстерүче, көмеш туйларын билгеләп үтүче Лопатиннар гаиләсе игътибар үзәгендә булды. Тәрбиягә алып 8 бала үстерүче 12 балалы Клушевлар гаиләсенә күп мактау сүзләре җиткерелде. Кадер авыл җирлегеннән килгән бергә 57 ел гомер кичүрече Мингазовлар гаиләсендә аерым игътибар бирелде. Район башлыгы Татьяна Воропаева гаиләләргә алдагы көннәрендә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт группасы артистлары башкарган музыкаль чыгышлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Агымдагы елның 25 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә йомгак ясалды. Август ае дәвамында тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары, идарә белгечләре хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы Эльвина Абраровага матди ярдәм күрсәтә ала иде. Алдагы елларда әлеге акция барышында җыелган акчалар “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә тапшырылган булса, быел матди ярдәм адреслы иде. Акция символикасы төшерелгән кубны ГХАТ идарәсе белгечләре  Эльвина һәм аның әнисе Сиринә каршында ачып, җыелган акчаларны ияләренә тапшырдылар. Яшь хатынның күзеннән атылып чыккан рәхмәт яшьләре, кечкенә кызның гел бишлеләр генә алып, яхшы укырга биргән вәгъдәләре ГХАТ идарәсе белгечләренең тырышлыклары бушка китмәгәнлегенә аермачык дәлил булды. 

 


24
август, 2014 ел
якшәмбе

      2014 нче елның 23 нче август көне мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә мәңге истә калыр мөгаен: бу көнне шәһәр җирле ГХАТ бүлеге тарихында ачык һавада узган иң күләмле язылушы тантанасы узды.  Бу көнне язылышкан 14 парның барысы да  шәһәрнең гүзәл яр буенда никахлашырга ризалык бирде. Әйтерсең, яшь парларның балдак алмашуларын карарга бар шәһәр халкы килгән. Яр буенда аяк басарга да урын юк иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тарафыннан әйтелгән  “Сезне законлы ир һәм хатын диеп игълан итәм” дигән сүзләре бу көнне аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Яр буенда җыелган халыкның хисләренә чик юк иде.

     Барлык кәләшләрнең бергәләп чәчәк бәйләме ату күренеше аеруча кызыклы булды. Кәләшләрнең берсе букетны Нократ елгасы өстеннән атты. Чибәр һәм куркусыз Валентинаны үз эшләренең остазы булган флайбордистларның куллары ышанычлы тотты.

    Әлбәттә, бәйләмнәрне тоткан яшь кызлар якын киләчәктә үз язмышларын табар һәм тиздән Мамадыш шәһәренең ГАХТ бүлеге ишеген шакыр дип өметләнәсе килә.

Очрашу  барышында  хөрмәтләнүче  гаиләләр  арасында   сугыш  ветераны  Ефим  Константин  Даниловлар  һәм  тыл  хезмәтчәне  Әсвәт  Сөләйман   улы  Исмәгыйлевләр  гаиләләре  бар  иде.

 Шулай  ук  сәхнәгә    Галина  Петровна  һәм   Александр  Леонидович  Живописцевлар  һәм  аларның  кызлары  Наталья  Александровна  Филиппова  чакырылды. Алар  барысы  да  икмәк  заводында  эшлиләр. Татар  Ялтаны  авылында  узган  ел  районда  беренчеләрдән  булып  Нурия  Рәхимҗан кызы һәм  Рамил  Шамил  улы Камаловлар  үзләренең  югары  технологияле  гаилә  фермаларын  ачтылар.   Күп балалы  гаилә  -  Наталья  Анатольевна  һәм  Андрей   Вадимович  Мельниковлар, тәрбиягә  бала  алган гаилә – Рушания  Нәгыйм  кызы  һәм  Таһир  Шамил  улы  Ибраһимовлар,  елгачылар- Татьяна  Ивановна  Һәм  Александр  Михайлович  Буслаевлар,  сәгатьчеләр-  Светлана  Вильдановна  һәм  Алексей  Владимирович  Осиповлар,  педагоглар-  Любовь  Николаевна  һәм  Рәмис  Якуб  улы   Муллагиловлар,  медиклар – Мәүлидә  Зәкри  кызы  һәм  Габделәхәт  Гариф  улы  Мифтаховлар,  спортчылар – Наилә  Нәгыйм  кызы  һәм  Фәрит  Гамир  улы  Шәрәфетдиновлар,  катнаш  гаилә – Зинаида  Петровна һәм  Җәлил  Нургата  улы  Шәрифуллиннар  , мәдәният  хемәткәрләре  -  Екатерина  Георгиевна  һәм  Владимир  Алексеевич  Исаевлар   адресына  да  җылы  сүзләр  әйтелде.

Барлык  гаиләләргә  дә  Чистай  муниципаль  районы  башлыгы  Илдус  Әхмәтҗанов  Советның  һәм  Чистай  муниципаль  районы  башкарма  комитетының   Мактау  кәгазьләрен, чәчәкләр  һәм  истәлек  бүләкләре  тапшырды.

Мәдәният  учреж дениеләре  коллективлары һәм  солистлары  чыгышлары  һәрберсе  өчен  музыкаль  бүләк  булды.

   

Ул инде менә өч ел рәттән үткәрелә һәм күренгәнчә традициягә әйләнеп бара. Бу юлы мероприятиядә 15 кәләш катнашырга үз теләген белдерде, аларның күбесе кияүдә. Күпләгән тамаша алдына алар яңадан үзләренең туй күлмәкләрен киеп, чәчләрен ясап килү мөмкинлекләрен кулландылар. Кәләшләр төрле конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар, биеделәр һәм фотосессия үткәрделәр.

Мероприятиянең турыдан-туры оештыручылары булып ”Невеста” салоны, ”Миллион шаров” компаниясе һәм фотограф Юлия Ситдикова торды. Алар тарафыннан Лениногорск шәһәренең балалар үзәк район больницасында ата-аналар карамагыннан мәхрүм калган балар хөрмәтенә хәйрия акциясе үткәрелде, шул максаттан балаларга күп күләмдә подгузниклар бирелде.

 


23
август, 2014 ел
шимбә

      23 нче августа Мамадыш районы халкы һәм кунаклары шәһәр көнен билгеләр үттеләр. Оештыручылар тарафыннан бик үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Традиция буенча, район башлыгы Анатолий Петрович тормыш иптәше  Маргарита ханым белән районның 28 авыл җирлегеннән чакырылган иң үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантана шәһәрдәге рестораннарның берсендә узды.

Бәйрәмгә килгән һәр парның шушы югары дәрәҗәдә узучы чарага чакырылуга сәбәпче булган үз гаилә, мәхәббәт тарихы. Анатолий Петрович һәм Маргарита Семеновна үзләре дә райондашлары өчен үрнәк һәм бик күркәм гаилә. Аларның тырышлыгы белән районда гаилә институтын ныгытуга багышланган күп кенә чаралар уза. Җылы атмосферада узган  чара да шуларның берсе булып тора.  Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна   бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә үзенең рәхмәтен, җылы теләкләрен җиткерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International