Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 100 нче парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Бәхетле пар Актаныш авылыннан Бадертдинов Алмаз Хәниф улы хәм Ахметова Ирина Ригель кызы булдылар. Әлеге парга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе район ЗАГС бүлегенең котлау хатын тапшырды. Яшь парга ул үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.