ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина сөенеп елмайды: чакырылган гаиләләр барысы да үзвакытында җыелып беттеләр!
Аларны райондагы гаилә институтының алтын фонды дияргә була: һәр гаилә үзенчә данлы, үзенчә бәхетле, үзенчә кызыклы. Иске Әлмәт авыл җирлегеннән килгән Гөлнур һәм Вәлимәрдан Нигъмәтуллиннар 60 ел бергә гомер итеп, 5 бала үстергәннәр, гомерләре буйлап колхоз эшендә дә хезмәт куйганнар. 54 ел тату гомер иткән Рауза һәм Идрис Хәммәтвәлиевларның “Нурлатнефть” НГДУсында хезмәт стажлары 85 елга җыела икән. Богдашкинодан килгән Валентина һәм Иван Алексашкиннар–10 балага әти-әни, 21 оныкка әби-бабай–шуннан да олы бәхет буламы соң? Әнә, Иске Әмзәдән Вәсилә һәм Әкрам Минаповлар да күптән түгел үзләренең нинди бәхетле гаилә булуларын кабат тоеп сөенгәннәр: 55 еллык гаилә бәйрәмнәренә 6 балалары, 10 оныклары һәм оныкчыкларына кадәр җыелган. Егоркинодан Ефремовлар һәм Яңа Тумбадан Амуковлардан сорашабыз:
–Бәхетле гаилә булып озын гомер итү өчен ни кирәк?
–Бер-береңне аңлау, түземлек,–диләр алар беравыздан һәм балалары, оныклары турында сөйләүгә күчәләр. Иң лаеклылар күп булмый дисәләр дә, шактый икән әле бездә. Исемлекне гаилә тормышының беренче ике дистәсен түгәрәкләгән Рәмзия һәм Роберт Галиуллиннар, Раилә һәм Марсель Сабировлар, Илшат һәм Зилә Галимовлар түгәрәкли. Болары–әле тормыш эчендә кайнап, балалар үстереп, олыларны хөрмәтләп гөрләтеп яшәп яткан буын. Әмма җәмгыятьтә үз урыннарын тапканнар, уңай фикергә ирешкәннәр инде алар.
Очрашуда гаиләләрнең һәрберсе турында җылы сүзләр күп яңгырады. Район башлыгы Равил Кузюров бәйрәмнең ТР Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы һәм тәкъдиме буенча оештырылуын һәм якын көннәрдә республиканың иң яхшы гаиләләрен Миннехановлар гаиләсе Казанда кабул итәчәген әйтеп, катнашучыларга олы хөрмәт сүзләрен юллады. Тантанада катнашкан Татарстан Республикасының баш санитар табибы, район кураторы Марина Патяшина, районның дин әһелләре үз котлауларын, матур теләкләрен җиткерделәр. Аларга матур җырлар ялганды, өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды. Кунакларның уртак кәефен һәм рәхмәт сүзләрен Рәшит Гыймальтдинов һәм Валентина Сандрюхина җиткерделәр.
–Районда мондый зур гаилә бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде, безне анда катнашырга лаек дип табуыгыз өчен без бик рәхмәтле,–диделәр алар. Тантана ахырына якынлашты, соңыннан–истәлеккә фото һәм хушлашулар.
–Лаеклы гаилә тормышы белән яшәвегез өчен рәхмәт,–диде Равил Әфраимович саубуллашканда.–Һәрберегезгә озын актив гомер, исәнлек һәм иминленк телим.