Очрашу барышында хөрмәтләнүче гаиләләр арасында сугыш ветераны Ефим Константин Даниловлар һәм тыл хезмәтчәне Әсвәт Сөләйман улы Исмәгыйлевләр гаиләләре бар иде.
Шулай ук сәхнәгә Галина Петровна һәм Александр Леонидович Живописцевлар һәм аларның кызлары Наталья Александровна Филиппова чакырылды. Алар барысы да икмәк заводында эшлиләр. Татар Ялтаны авылында узган ел районда беренчеләрдән булып Нурия Рәхимҗан кызы һәм Рамил Шамил улы Камаловлар үзләренең югары технологияле гаилә фермаларын ачтылар. Күп балалы гаилә - Наталья Анатольевна һәм Андрей Вадимович Мельниковлар, тәрбиягә бала алган гаилә – Рушания Нәгыйм кызы һәм Таһир Шамил улы Ибраһимовлар, елгачылар- Татьяна Ивановна Һәм Александр Михайлович Буслаевлар, сәгатьчеләр- Светлана Вильдановна һәм Алексей Владимирович Осиповлар, педагоглар- Любовь Николаевна һәм Рәмис Якуб улы Муллагиловлар, медиклар – Мәүлидә Зәкри кызы һәм Габделәхәт Гариф улы Мифтаховлар, спортчылар – Наилә Нәгыйм кызы һәм Фәрит Гамир улы Шәрәфетдиновлар, катнаш гаилә – Зинаида Петровна һәм Җәлил Нургата улы Шәрифуллиннар , мәдәният хемәткәрләре - Екатерина Георгиевна һәм Владимир Алексеевич Исаевлар адресына да җылы сүзләр әйтелде.
Барлык гаиләләргә дә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов Советның һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетының Мактау кәгазьләрен, чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды.
Мәдәният учреж дениеләре коллективлары һәм солистлары чыгышлары һәрберсе өчен музыкаль бүләк булды.