Мамадыш районы Башлыгы гаиләсе районның иң үрнәк гаиләләрен тантаналы төстә кабул итте

2014 елның 23 августы, шимбә

      23 нче августа Мамадыш районы халкы һәм кунаклары шәһәр көнен билгеләр үттеләр. Оештыручылар тарафыннан бик үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Традиция буенча, район башлыгы Анатолий Петрович тормыш иптәше  Маргарита ханым белән районның 28 авыл җирлегеннән чакырылган иң үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантана шәһәрдәге рестораннарның берсендә узды.

Бәйрәмгә килгән һәр парның шушы югары дәрәҗәдә узучы чарага чакырылуга сәбәпче булган үз гаилә, мәхәббәт тарихы. Анатолий Петрович һәм Маргарита Семеновна үзләре дә райондашлары өчен үрнәк һәм бик күркәм гаилә. Аларның тырышлыгы белән районда гаилә институтын ныгытуга багышланган күп кенә чаралар уза. Җылы атмосферада узган  чара да шуларның берсе булып тора.  Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна   бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә үзенең рәхмәтен, җылы теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International