2014 елнын 27 августында, Казан каласында, Татарстан Президенты Татарстанның иң үрнәк гаиләләрен узенә кунакка җыячак. Яшел Үзәннән Иваненнко гаиләсе барачак. Алар 40 елдан артык, Яшел Үзән проект-конструктор бюросында эшләделәр. Хәзерге вакытта балалары – кыз һәм малай- ата-аналарынын эзләреннән киттеләр, шул юнәлештә эшлиләр. Владимир Николаевич - Россия Минэнергоядан “Лаеклы машиностроитель” исеменә лаек булды, Лидия Ефимовна – 1 нче категорияле инженер-конструктор.
Булачак очрашу, Иваненко гаиләсе өчен көтелмәгән яңалык булды. Элеге югары урындагы очрашу, гаилә өчен бик истәлекле вакыйга булачак дип ышанасы килә.
2014 нче елның 23 нче август көне мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары хәтерендә мәңге истә калыр мөгаен: бу көнне шәһәр җирле ГХАТ бүлеге тарихында ачык һавада узган иң күләмле язылушы тантанасы узды. Бу көнне язылышкан 14 парның барысы да шәһәрнең гүзәл яр буенда никахлашырга ризалык бирде. Әйтерсең, яшь парларның балдак алмашуларын карарга бар шәһәр халкы килгән. Яр буенда аяк басарга да урын юк иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина тарафыннан әйтелгән “Сезне законлы ир һәм хатын диеп игълан итәм” дигән сүзләре бу көнне аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Яр буенда җыелган халыкның хисләренә чик юк иде.
Барлык кәләшләрнең бергәләп чәчәк бәйләме ату күренеше аеруча кызыклы булды. Кәләшләрнең берсе букетны Нократ елгасы өстеннән атты. Чибәр һәм куркусыз Валентинаны үз эшләренең остазы булган флайбордистларның куллары ышанычлы тотты.
Әлбәттә, бәйләмнәрне тоткан яшь кызлар якын киләчәктә үз язмышларын табар һәм тиздән Мамадыш шәһәренең ГАХТ бүлеге ишеген шакыр дип өметләнәсе килә.
23 нче августа Мамадыш районы халкы һәм кунаклары шәһәр көнен билгеләр үттеләр. Оештыручылар тарафыннан бик үзенчәлекле бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Традиция буенча, район башлыгы Анатолий Петрович тормыш иптәше Маргарита ханым белән районның 28 авыл җирлегеннән чакырылган иң үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантана шәһәрдәге рестораннарның берсендә узды.
Бәйрәмгә килгән һәр парның шушы югары дәрәҗәдә узучы чарага чакырылуга сәбәпче булган үз гаилә, мәхәббәт тарихы. Анатолий Петрович һәм Маргарита Семеновна үзләре дә райондашлары өчен үрнәк һәм бик күркәм гаилә. Аларның тырышлыгы белән районда гаилә институтын ныгытуга багышланган күп кенә чаралар уза. Җылы атмосферада узган чара да шуларның берсе булып тора. Район башлыгы һәм аның тормыш иптәше Маргарита Семеновна бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә үзенең рәхмәтен, җылы теләкләрен җиткерде.
Беренче класска баручы баланың әти-әнисе өчен мәктәпкә әзерләнү һәрвакыт мәшәкатьле һәм дулкынландыргыч чор. Мәктәп кирәк –яраклары,мәктәп формасы, сумка һәм аяк-киеме сатып алырга кирәк. Һәм күпләр өчен бу еш кына кыенлыклар тудыра.
Тәтеш районында, район җитәкчелегенең карары буенча, оешма һәм предприятияләрдә хезмәт итүчеләрнең беренче класска баручы балаларына ярдәм итү оештырылды.
Тәтеш муниципаль районынының ЗАГС бүлегендә эшләүче специалист Н.А.Амплееваның кызы Полина быел беренче класска укырга бара, башкарма комитет җитәкчесе А.Б.Семенычев Полинага мәктәп сумкасы һәм гимнастика өчен форма тапшырды, ә ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.Хәерле юл сиңа, беренче класс укучысы!
Очрашуга районның бергә парлап озын гомер кичерүче,күп балалы,яшь булуларына да карамастан алдынгы үрнәк гаиләләрне чакырылдылар.Бу парлар халык арасында хөрмәткә лаек, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.
Район башлыгы Марат Зиатдинов очрашуда катнашучыларны кайнар котлады, аларга саулык,озын гомер,бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.
Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова бу парларның балаларын хөрмәткә лаеклы кешеләр итеп үстереп, гаилә гореф-гадәтләрен саклап, үрнәк гаилә булып яшәүләрен әйтте һәм аларга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Югары Ослан районы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәридә Янтыковада очрашуга килгән парларга үзенең матур теләкләрен әйтте.
Очрашуга килгән парлар үзләренең гаилә бәхете серләре турында сөйләделәр. Районның мәдәният йорты талантлары,сәнгать мәктәп укучылары аларга багышлап үзләренең матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.Бәйрәм азагында кунакларны чәй табынына чакырдылар һәм истәлеккә бүләккә һәрбер парга плет бүләк иттеләр.Очрашу җылы атмосферада узды.
2014 елның 22 августында Мөслим муниципаль район Башлыгының иң яхшы гаиләләр белән Тантаналы очрашуы узды. Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән, авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән 22 гаилә чакырылган иде. Тантана район Башлыгы Р.Х.Муллин белән әңгәмә формасында түгәрәк өстәл артында узды. Кичәдә шулай ук «Татспиртпром» ААҖ Генераль директоры Г.Ф. Куприянов та катнашты.
Бер өстәл артында күп балалы гаиләләр, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермер гаиләләре, атказанган укытучылар һәм табиблар гаиләләре җыелган иде. Чәй артында алар үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Гаиләләргә чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы дустанә атмосферада үтте.
Ныклы гаиләләр – безнең илебезнең нигезе, алар традицияләрне саклыйлар, яшь буында мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрне сакларга өйрәтәләр, нәкъ менә алардан безнең Ватаныбыз башлана. Бу гаиләләр – үрнәк алырлык.
Бу кичәдә районыбызның тормышларын намуслы хезмәттә уздырган, балаларын лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләгән гаиләләрне котладылар.
Бу үрнәк гаиләләрне хөрмәтләп кичәгә Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгы Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатына кандидат Ринат Илдус улы Шарифуллин килде.
ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан гаиләлрнең эшчәнлеге , хезмәтләре турында сөйләп үтелде. Аннан соң Рәгать Хөсәенов кичәнең кунакларын чын күңелдән котлап , аларга җәмгыятьне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Гаилә-иң якын кешеләр , ә бердәм гаилә - җәмгыятьнең ныклыгы”,- диде ул чыгышында.
Бу җылы сүзләрне , шәһәр башлыгы һәм Татарстан республикасы Дәүләт советы депутаты кандидаты тарафыннан тапшылрылган, рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тулыландырды.
Алар Никифоров Валерий Дмитрий улы һәм Әлфия Низамутдин кызы, Кабанов Игорь Пётр улы һэм Роза Мөзәгыйть кызы , Зиатдинов Рәдис Рәис улы һәм Әнисә Әсгать кызы, Габидуллин Хәдит Зиннәт улы һәм Минибану Имаметдин кызы,Шагиев Чулпан Рэшид улы һэм Роза Әхтәм кызы , Вилданов Мәҗит Сабирҗан улы һэм Гөлчәчәк Сәмәрхан кызы , Локманов Ринат Минехан улы һәм Ландыш Габбас кызы гаиләләренә тапшырылды.
Кичә бик матур , җылы атмосферада үткәрелде. Лениногорск артистлары башкаруында музыкаль комазицияләр куелды, ә инде кунаклар зур, бердәм , тату гаилә кебек ял алдылар.
Бу тату гаиләнең тормыш девизы «Яратырга һәм бер-берсен хөрмэт итеп яшәргә!» Аларның искиткеч ике кызлары һәм 3 оныклары бар .Аларның гомуми хезмәт стажлары - 83 елга якын. Госман Каюм улы – оста машина йөртуче , Рәисә Рәуф кызы – проект институтында әйдәп баручы инженер-экономист булып эшлэгэн. Хөснетдиновлар гаиләсе хезмәт ветераннары һәм хөрмәткә лаеклы кешелэр.
Шулай ук бик тә кызыклы һәм урнәк гаилә парын – Ягуда Генрих Александр улы һәм Александра Иван кызы гаиләсен билгеләп утәсе килә.
Ягуда Генрих Александр улы һәм Александра Иван кызы - гади эшчелэр гаиләсендә ускәннәр, мәктәпне һәм югары уку йортларын уңышлы тәмамлаганнар. Шуннан соң хезмәт эшчәнлекләрен дәвам иткәннәр. Аларның гомуми хезмэт стажлары - 80 елга якын. Генрих Александр КПП «Терловые сети» инженер, ә Александра Иван кызы – «Радиоприбор» заводында контролер булып эшлэгэн. Бугенге көндә ике оныгы һәм 3 оныкчыгын тәрбияләргә булышалар.
22 август көнне Саба районы Шәмәрдән авылында чаңгы базасының ачылышы узды. Кадерле кунаклар арасында: Саба район башлыгы – Минниханов Рәис Нургали улы, «Единая Россия» әгъзасы – Глушков Геннадий Николай улы, ГКУ «Главтатдортранс» начальнигы – Данилов Эдуард Юрий улы бар иде.