22 август көнне Зәй районында Төги авыл җирлегендә тантаналы рәвештә никахлашу церемониясе үтте. Бәхетле парлар Рыжов Степан Дмитриевич һәм Автомеева Оксана Ивановна булдылар. Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова Рыжовлар гаиләсенә үзенең изге тәләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышын теләде.
Очрашуга авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр, укытучылар, спортсменнар, төзүчеләр һ.б. бик күп өлкә вәкилләреннән торган гаиләләр чакырылды. Гаиләләр арасында 50 ел бергә яшәгәннәр дә, әле яңа гына өйләнешкәннәр дә бар иде. Очрашуда күңел ачып кына калмадылар, һәркем үзен борчыган сораулар бирде, бик күп шаян,көлке мәзәкләр сөйләделәр. Концертка карап кына калмадылар, үзләре дә концерт куйдылар. Соңыннан очрашуда катнашучылар балалар белән бергәләп боулинг уйнадылар.
21 август көнне Менделеевск шәһәренең “Ханами” рестораны залына бәйрәм табыны артына районның яшь буынга үрнәк итеп куярлык иң лаеклы гаиләләре ќыелды. Гаилә – ул бөек көч, кешене тәрбияли, аның киләчәк язмышын билгели, гомере буена ата-ана ќылысы бирә. Бүгенге көндә дәүләт һәм республика ќитәкчелеге тарафыннан гаиләләргә, ана һәм балаларга ярдәм йөзеннән күп эш башкарыла: ана капиталы программасы буенча акча, өченче бала тууга ќир участогы бирелә, пособиеләр түләнә һ.б. Районыбызда да гаилә һәм балаларга уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирелә.
Тантаналы чарага ќыелган гаиләләрне Менделеевск муниципаль районы башлыгы Игорь Привалов, шулай ук гамәлдәге ТР Дәүләт Советы депутаты һәм бишенче чакырылыш депутатлар сайлауга кандидат Ринат Ханбиков котлау сүзе белән чыгыш ясадылар.
Алып баручы, ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козыреваның “Гаилә бәхетегезнең сере нәрсәдә?” һәм “Гаиләгездә нинди традицияләр бар? дигән сорауларына төрле яшьтәге гаиләләр вәкилләренең ќавабы тыңланды. Чара барышында бәйрәм табыны артында үзара аралашу, фикер алышу булды һәм азактан һәр чакырылган гаиләгә район башлыгыннан чәчәк бәйләме тапшырылды.
2014 елның 21 август көнендә районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.
Өлкән буын гаиләләре бүгенге замандагыча ак ефәк күлмәкләр белән кәттә машиналарда кыз төшерү, затлы рестораннарда туй мәҗлесе уздыру белән башланмаса да, киленнәр “төшкән җирләрендә таш булып”, ир белән хатын бер–берсен хөрмәт итеп, яратып, кадерләп гомер итә, үзләренең тату гаилә үрнәгендә балаларын, оныкларын, тирә–юньдәге яшь буынны тәрбияли.
Мендельсон маршы астында сәхнәгә 16 үрнәк гаиләлә күтәрелә. Һәр гаилә үзенчә бәхетле. Әмма һәр бәхетнең асылында мәхәббәт, хөрмәт, тугрылык, сабырлык ята. Гаилә бәхетен аларның һәрберсе намуслы тырыш хезмәт нәтиҗәсендә булуын да искәртә. Чөнки гаилә әгъзаларының һәрберсе хөрмәткә лаек хезмәт кешесе: игенчеләр, терлекчеләр, җитәкче урыннарда эшләүче, шәфкать туташы, укытучы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераннары һ.б.
“Сез безгә тормыш мәктәбе, яшәү үрнәге бирүчеләр, җәмгыятебезнең ныклыгы. Безгә мондый очрашулар бик кирәк, — диде үрнәк гаиләләрне котлап, алар белән бәйрәм итүче район башлыгы Алмас Назиров. —Районыбызның уңышларга, яхшы күрсәткечләргә ирешүендә сезнең һәм сезнең кебек үрнәк гаиләләрнең өлеше зур. Ватаныбызга үзегездәй күркәм алмаш әзерләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бер–берегезгә кирәк, терәк булып гомер итегез”.
Агымдагы елның 20 август көнендә Түбән кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Яковлевлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 35-еллык юбилеена багышланган тантана булып узды. Анатолий Леонидович белән Татьяна Сергеевна яшь кала Түбән камага 1978 елда килеп урнашалар. Чая, шук, күз явын алырлык чибәр Татьянаны Анатолий төрле нефтехимик җиһазлар, колонналар, градирня һәм цистерналар арасында очратып, бер генә минут та кичегеп тормастан аны очрашуга чакыра. Озак та үтмәстән, 1979 елның 18 августында Анатолий белән Татьяна туйлап өйләнешеп тә куялар. Яковлевларның гаилә бишегендә кызлары Елена якты дөньяга аваз сала.
Яковлевларның бергә тормыш корып яши башлауларының коралл юбилейларына багышланган тантанага Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы да чакырулы иде. Юбилярларны котлап, җитәкче урынбасары Зөфәр Гарипов аларга исәнлек-саулык, озын тигез гомер теләп, истәлекле бүләк тапшырды.
2014 елның 21 август көнендә Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Нәзиров районыбызның үрнәк гаиләләренең берсендә, Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповларда кунакта булды.
Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповлар үзләрең иң бәхетле кешеләр дип саныйлар. Моңа аларның тулы хаклары бар. Тәлгать абыйга бүген 92 яшь тулды, Гөлзәйнәп апага киләсе елга 90 яшь тулачак. Шул елларның 67сен алар бергә уздырган, 4 балалары, 13 онык һәм оныкчыклары – бүгенге көндә иң зур куанычлары.
-Районда үрнәк, матур гаиләләр күп, ләкин сез шулар арасында аерылып торасыз, озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Алмас Нәзиров Тәлгать абый белән Гөлзәйнәп апага Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырып.
Бәйрәмнең бер өлешендә, поселок башлыгы Галеева Р.А. яңа туган Залина һәм Рәиднең әти-анасын котлап, һәм 21 август көнне, яңа ачылган скверда, 60 ел бергә торучы Фатыховлар гаиләсен хөрмәтләп үтте. Халык күңелле, җилкенеп, артистлар белән бергә җыйрлап, спортчылар белән бергә көч сынап ял итте.
Алабуга районында август аенда гадәттәгечә, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм” итү йөзеннән “Ишегалды бәйрәмнәре” уздырыла. 21 августта шундый бәйрәм ЗАГС бүлеге урнашкан ишегалдында да булды.
Концерт программасы, төрле уеннардан соң, балалар укырга барырга букчалар, төрле бүләкләр алдылар.
2014 елның 20 августында Сарман районының Җәлил бистәсендә зур бәйрәм узды, район башлыгы Нәфис Закиров үрнәк гаиләләр белән очрышты. Аларга саулык-саләмәтлек, бәхет, алдагы тормышларында зур уңышлар теләде, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Очрашу бәйрәм рухында барды, аннары кунаклар чәй өстәле янында җыелды. Бәйрәмдә Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат М.У.Магановның ышанычлы вәкиле Шайхутдинов Р.М., Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Ф.Ю. Хәертдинов, район оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, кунаклар катнашты.
2014 елнын 20 нче августында, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, унбер яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бу бәхетле мизгелне, гомергә бер генә тапкыр килә торган вакыйганы, яшүсмерләрнен ата-аналары да уртаклашты. 14 яше тулган яшь егет-кызларга, Яшел Үзән районының УФМС бүлеге инспекторы паспортларны тапшырды һәм сөенечле вакыйга белән котлады. Яшьләргә, Россиянең чын гражданнары булып үсүләрен теләп калабыз.