2014 елның 21 август көнендә районыбызның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелып, үзләренең мәхәббәт тарихын, бәхетле гаилә серләрен башкаларга да бәян итте.
Өлкән буын гаиләләре бүгенге замандагыча ак ефәк күлмәкләр белән кәттә машиналарда кыз төшерү, затлы рестораннарда туй мәҗлесе уздыру белән башланмаса да, киленнәр “төшкән җирләрендә таш булып”, ир белән хатын бер–берсен хөрмәт итеп, яратып, кадерләп гомер итә, үзләренең тату гаилә үрнәгендә балаларын, оныкларын, тирә–юньдәге яшь буынны тәрбияли.
Мендельсон маршы астында сәхнәгә 16 үрнәк гаиләлә күтәрелә. Һәр гаилә үзенчә бәхетле. Әмма һәр бәхетнең асылында мәхәббәт, хөрмәт, тугрылык, сабырлык ята. Гаилә бәхетен аларның һәрберсе намуслы тырыш хезмәт нәтиҗәсендә булуын да искәртә. Чөнки гаилә әгъзаларының һәрберсе хөрмәткә лаек хезмәт кешесе: игенчеләр, терлекчеләр, җитәкче урыннарда эшләүче, шәфкать туташы, укытучы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераннары һ.б.
“Сез безгә тормыш мәктәбе, яшәү үрнәге бирүчеләр, җәмгыятебезнең ныклыгы. Безгә мондый очрашулар бик кирәк, — диде үрнәк гаиләләрне котлап, алар белән бәйрәм итүче район башлыгы Алмас Назиров. —Районыбызның уңышларга, яхшы күрсәткечләргә ирешүендә сезнең һәм сезнең кебек үрнәк гаиләләрнең өлеше зур. Ватаныбызга үзегездәй күркәм алмаш әзерләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бер–берегезгә кирәк, терәк булып гомер итегез”.