Бәхетле гаиләдә

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 21 август  көнендә Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Нәзиров  районыбызның үрнәк гаиләләренең берсендә, Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый Шәриповларда кунакта булды.

Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлзәйнәп апа белән Тәлгать абый  Шәриповлар үзләрең иң бәхетле  кешеләр дип саныйлар. Моңа аларның тулы хаклары бар. Тәлгать абыйга бүген 92 яшь тулды, Гөлзәйнәп апага  киләсе елга 90 яшь тулачак. Шул елларның 67сен алар бергә уздырган, 4 балалары, 13 онык һәм оныкчыклары – бүгенге көндә иң зур куанычлары.

-Районда үрнәк, матур гаиләләр күп, ләкин сез шулар арасында аерылып торасыз, озак еллар бер-берегезгә таяныч, яшьләргә үрнәк булып гомер итәсез. Шулай матур, тигез гомер итергә язсын. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, - диде район башлыгы Алмас Нәзиров  Тәлгать абый белән Гөлзәйнәп апага Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International