20 нче августта Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 15 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге шәһәребездә 2014 нче елда туган 200-нче сабыйны теркәде. Туу турында 200-нче сан астында төзелгән актлар язуы Буа шәһәрендә яшәүче Ирина һәм Николай Дубковлар гаиләсендә туган балага карата төзелде. Гаиләдә беренче булып туган малайга Егор исеме куелды. Кечкенә сабыйның беренче официаль документын - туу турындагы таныклык, Егорның әтисенә тапшырылды.
2014 елның 19 августында Сарман районы Кәүҗияк авыл җирлегендә халык җыены узды. Җыенда авыл җирлегенең үсеше мәсьәләләре каралды. Җыенда район башлыгы Н.А.Закиров, Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат М.У.Магановның ышанычлы вәкиле Ш.М.Каюмов катнаштылар.
Шул ук көнне район башлыгы Нәфис Закиров җирлекнең үрнәк гаиләләре белән очрашты һәм аларны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр тапшырды, саулык сәләмәтлек, озын гомер, киләчәктә уңышлар теләде. Бу теләкләргә барлык кунаклар да кушылды.
2014 елның 19 августында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Ксения Анисимова язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.
ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Н.Кадырова яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәләмәт булып үсеп, аларны үзенең унышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.
2014 елның 19 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Марковскийлар гаиләсенең 54 еллык гаилә юбилее узды.
Тантаналар сарае исеменнән гаиләгә истәлеккә портрет һәм почетлы акт тапшырылды.
2014 нче елнын 19 августында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Мәдәният йортында тантаналы шартларда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрелде, монда иртәгә мәктәпкә барачак аз тәмин ителгән гаиләләрдән 120 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасында старт бирелгән һәм күркәм гадәткә кергән традиция инде сигезенче ел үткәрелә.
Мәктәп портфельләре, спорт костюмнары, канцелярия кирәк-яраклары шәһәр, район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләренең хәйрия акчасына алынды. “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Генераль директоры Фоат Вәлиев Айрат Хәйруллинның Хәйрия фонды, “Челтәр компаниясе” җәмгыяте (Илшат Фәрдиев) шактый зур спонсорлык ярдәме күрсәттеләр.
Район башлыгы, шәфкатьлелек попечительләр советы рәисе Камил Нугаев, Хәйруллиның Хәйрия фонды җитәкчесе ярдәмчесе Ирина Волостнова укучыларга иң яхшы теләкләрен җиткеределәр.
Бәйрәмгә нәниләрне махсус котларга килгән Әгерҗе районы башлыгы, ГХАТ булеге мөдире, Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Агил Галиуллин да ун нәни укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте. “Агро-Кама-Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге дә елның-елында авылдагы беренче сыйныфка баручы барлык укучыларны да, шәһәрдәге хезмәткәрләренең балаларын да эче тулы букчалар белән сөендерә. Әнә шулай, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән кызыклы тамаша карап, җитәкчеләрдән бүләкләр, шоколадлар алып бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар нәни укучылар.
Җыенда Министрлар Кабинеты идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова катнашты һәм чыгыш ясады. Җыенда катнашучы халык район җитәкчеләренә үзләренең теләкләрен җиткерделәр, сорауларын бирделәр. Борчыган мәсьәләләрне язма рәвештә бирү өчен җәмәгать кабул иту пунктына да мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бар иде.
2014 нче елның 18 нчы августында Буа районында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булып китте. Ул Иске Суыксу авыл җирлегендә капиталь ремонттан соң ачылган мәктәпне, шулай ук Буада урнашкан “Ак каен” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында ун укучыга уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырды. Очрашу Район мәдәният йортында дәвам ите.
Киңәшмәдә Буа район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. эш планы белән таныштырды һәм авыл җирлекләре белгечләренең отчетлары буенча төгәл анализ ясады, үлү һәм туу очракларының вакытында теркәлүе һәм субвенция акчаларын төгел үзләштерү турында аңлатма бирде. Шулай ук Татарстан Республикасы көне кысаларында үткәреләчәк чаралар белен таныштырды.