20 нче августта Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 15 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.