ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

2014 нче елда  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален Алан-Бәксәр авылыннан  Мәрдәновлага тапшырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  үзәк мәдәният йортында  аеруча зур тантаналылык хөкем сөрде. Биредә нык, тату  гаилә корып, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергән, якташларына матур   үрнәк булып 
яшәүче  гаиләләрне хөрмәтләделәр. Әлеге тантана  Мәрдәновлар
гаиләсенә  “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”  медален тапшырудан башланды

Гөлнур   һәм  Фәрит Хәлиуллиннар, Әлфия һәм Әдһәм Дәминовлар, Нәзирә һәм Рәфикъ  Гыйльметдиновлар, Фирадия һәм Фидаил  Галиәхмәтовлар, Нурания һәм Ринат  Гыйльметдиновлар, Фирания һәм Илсур Гайнетдиновлар, Гөлшат һәм  Харис  Гариповлар, Рәхилә һәм Нияз Маликовлар, Галия  һәм  Ринат Сабирҗановлар да  бәйрәмнең мактаулы кунаклары итеп чакырылдылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм, мөгаен, иң мөһиме – балалары, дуслары һәм  якыннарының кү-ңелгә ятышлы һәм бик  күп җылы сүзләр әйтүе булгандыр.

Әлеге чараны оештыручылар  гаҗәеп матур концерт программасы әзерләгәннәр

2014 елның 8 июлендә -  Осиново бистәсе узәк мәйданында – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан нәниләр парады утте. 35 кечкенә нәни коляскаларына утырып, өйләренә буләкләр белән кайтып киттеләр. Адель Нуриев һәм Эмилия Аглиуллина музыкаль номерлары белән сөендерде. Шулай ук Касимовлар гаиләсен “Зөбәржәт” туйлары белән котладылар. Аларнын 3 балалары, 6 онык һәм 3 оныкчалары бар. Бәйрәм “Алтын” ансамбле чыгышы белән тәмәмланды.

      Җылы тәбрикләү сүзләре ана капиталы сертификатларын алырга килгән әниләргә әйтелде.

      Казан шәһәре Киров районының Россия Федерациясенең пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге Сафина Гүзәл Илдар кызы мөдире дүрт гаиләгә анна капиталы сертификатларын тапшырды.

      Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлеге Липовая Светлана  Ирек кызы мөдире бәхетле әниләрне дәрәҗәле исем белән һәм Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне белән котлады.

      8 июль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Кичәнең кунаклары Бурсык авылында яшәүче Нуриахметов Рәшит Рәис улы һәм Рәйсә Рәес кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы Ф.Р.Мингазетдинова һәм район үзәк китапханә җитәкчесе Э. Мавлетова Нуриахметовларга изге теләкләрен юллады.

      Зәйнуллин Илшат һәм Шамкина Миләүшә никахка гариза язырга килгәч бәйрәмнең көтелгән кунаклары булып чыктылар. Аларга матур сүзләр әйтелде һәм бәйрәмнең символы ромашка чәчәге белән бүләк тапшырылды.

      Билгеле булганча, илебездә июль аеның 8 нче көне Гаилә көне буларак билгеләп үтелә, һәм шушы уңайдан 25 елдан артык бергә яшәгән һәм җәмгыятьтә лаеклы урын тапкан балалар тәрбияләгән гаиләләргә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Районыбызның Үзәк җирлегендә яшәүче Анатолий Михайлович һәм Варвара Ивановна Вилковлар – әнә шундыйлардан. Нәкъ Гаилә көне бәйрәм ителгән көнне район башлыгы И.Ф.Зарипов аларны шушы истәлекле көн белән тәбрикләде, медальләр тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Галә мәһәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан  Арча районының 10 нчы номерлы балалар бакчасы ”Минем бәхетле гаиләм” исеме астында рәсем ясау эшчәнлеге игълан итте. 8 июль көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге фойесында балалар кулыннан ясалган рәсем һәм кул әше күргәзмәсе юбилярларның һәм килгән кунакларның күңелләренә хуш килде. 

Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе каршындагы мәйданчыкта үткәрелгән бәйрәмгә биш йөздән артык түбән камалы җыелды. Бәйрәмгә килүчеләрне күп кенә кызыклы уеннар, бүләкләр һәм күңел ачу чаралары көтә иде. Үз вакытларын әти-әниләре, туганнары белән бергә үткәрә алу бәхетенә ирешкән балалар аеруча шат иде. Бәйрәм дәвамында алар батутта сикереп, клоун Клепаның төрле табышмакларына җаваплар биреп, хәрәкәтле уеннар уйнап, асфальтагы рәсем конкурсында катнашып күңел ачтылар. Бик күп уңай тәэсирләр алган, тамаклары ачкан сабыйлар соңыннан тәмләп-тәмләп алма пирогы белән чәй эчеп, зур бәйрәм открыткасында “без сезнең бәйрәмгә тагын киләбез, рәхмәт сезгә абый-апалар,” – дигән язулар, матур-матур теләкләр язып калдырып өйләренә таралаштылар.

    08.07.2014 елда ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күркәм пар - Владимир һәм Регина никаһларын теркәделәр.


    Әлеге көндә матур бәйрәм -  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп геройлары - Петр и Февро́ния. Әлеге ир белән хатын арасындагы элемтә тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет үрнәгенә тиңләштерелә.


    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә теркәлгән никаһлар бәхетле һәм ныклы булсын. Барлык яшьләргә дә бер-берсен  хөрмәт итүләрен, түземле булуларын телибез. Изгеләр Петр һәм Феврония өйрәтүенчә, бер-берегезне һәрвакыт яратыгыз.

8 июль көнне Мөслим районы Шуган авылы мәдәният йортында Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган “Чын мәхәббәт тарихы” исеме астында бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмгә быел гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар чакырылган иде.

Зал бәйрәм символы – ромашка букетлары белән бизәлгән иде. Шуган авыл җирлеге Башлыгы А.И.Жуков һәм Изге Николай чиркәве рухание Никита атакай кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга бәхет һәм мәхәббәт теләделәр.

Чакырылган парлар танышу тарихлары, мөнәсәбәтләрне саклап калу серләре белән уртаклаштылар. Кунаклар төрле конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бергәләшеп чәй эчү белән төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International