Гаилә кору тормышта иң тантаналы һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе булып санала. 2014 елның 15 августында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 20 яңа гаилә туды. Закировлар Наил Илгиз улы һәм Суфья Хәҗәт кызы өчен бу көн икеләтә истәлекле булды, чөнки аларның гаиләсе 2014 елның 1000нче булып теркәлде. ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре яшь гаиләгә иң изге теләкләр белән никахлашу турында таныклык һәм котлау открыткасын тапшырдылар.