Паспорт тапшырылды

2014 елның 15 августы, җомга

2014 елның 14 август көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды.  “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Флера Моратова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фәридә Бәхтиярова, миграция хезмәте инспекторы Ришат Гыйбадуллин 8 укучыга паспорт тапшырганда  аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләде.  “Яшь гвардия”че Юлия Ибраһимова паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International