Туй! Бу мәхәббәткә багышланган, матур һәм сокландыргыч , хисләр белән тулы булган гаҗәеп әкияти көн. Әлеге кабатланмас көн алдагы парлы тормыш юлында үзеннән якты һәм күңелле эзләр генә калдырырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен яшь парлар туй көненә бик ныклап әзерләнәләр, туй кортежы өчен төрле маршрутлар, табын менюлары, кием – салымнар, бүләкләр уйлап табалар.
Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 77 пар үзләренең никахларын теркәделәр һәм аларның һәркайсы кабатланмас, үзләренчә бәхетле һәм матурлар иде.Башка парларга охшамаган, үзенчәлекле парлар да булды. Мәсәлән, Борис һәм Дарья Лукояновлар никахларын “стиляга” лар стилендә киенеп теркәделәр, Иван һәм Светлана Горбуновларның “туй кортеж”лары шарлар, чәчәкләр һәм ленталар белән бизәлгән йөк машиналарыннан торды. Шулай ук ЗАГС ишекләре янына яшь парлар лимузиннарда, кыйммәтле джип машиналарында, матур итеп бизәлгән атларга иярләнгән арбаларда киләләр.
Яшь парларның парлы гаилә тормышлары да туй көнендәге кебек якты, онытылмас һәм һичшиксез бәхетле булсын иде!
Безнең юбилярлар кайда гына эшләмесеннәр, алар тапшырылган эшне югары җаваплылык белән башкарганнар.
Заки Гата улы үзенең эшчәнлеген Октябрьский совхозында төп белгеч, аннан соң директор булып башлаган. Ул Аксубай районында беренче сәркатиб булып 11 ел, 10 елдан артык ТАССР Верховный Советының депутыты, статистика идарәсендә начальник булып эшләгән.
Флюра Самат кызы Аксубай районында һәм төрле җәмәгать туендыру предприятесе “Татпотребсоюз” системасында технолог булып эшләгән.
Заки Гата улы “Кадер билгесе” ордены, ТАССР Верховный Советы Мактау грамотасы һәм бик күп башка медальләр белән бүләкләнде.
Флюра Самат кызы Татарстан Республикасының атказанган сәүдә эшчесе.
Хәзерге көндә алар икесе дә пенсиядә. Аларның 2 кыз, дүрт онык һәм бер оныкчык.
Яр Чаллы Боровецк чишмәсе янында яңа гаилә символы – тимердән ясалган аист оясы куелды. Бу скульптураны КПО “Подкова” оешмасы эшләде.
Бу символ яшь парларны үзе янына чакырып торыр дип ышанып калабыз.
Авыл хезмәтчәннәрнең Әлмәт муниципаль районының уңышларга ирешүенә өлеш кертүләре әйтеп бетергесез. Районның әйдәп баручы эшчәнлекләре булып авыл хуҗалыгы, шәхси эшне алып баруга булышлыгы һәм авылның үсеше белән бәйле төрле программаларда катнашу булып санала.
Шулай районда гаилә институты үсешенә, яшь буынга гаиләнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләвенә һәм аларнысаклап калуга зур игътибар бирелә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, авыл җирлеге гаиләләре белән очрашу Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит Хәҗип улы инициативасы белән оештырылды.
Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов аларны Кама Тамагы штпдан Гөлсинә Кәримова, Ландыш Җамалиева, Гөлия Хәмзинага, Куйбышев Затоннан Римма Заһидуллина, Светлана Старостинага бирде. Барлык балалар гаиләдә – икенчесе. Ата-аналарга балаларын тигезлектә, тынычлыкта тәрбияләп үстерүләрен теләделәр.
Григоренко гаиләсе – уникаль, алар икесе дә медицина һәм машиналар төзү үсешенә зур өлеш керткәннәр. Бу юбилярлар зур ихтирамга лаек.
Алар мәктәптә укыган еллардан ук таныш. 1964 елның 12 августында Петрозаводск шәһәрендә никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.
Павел Павел улы КАИ институтын тәмамлаганнан соң кафедрада эшләгәндә, кандидатлык диссертациясен яклый. 1983 елдан алып теоретик механика һәм машина детальләре кафедрасында эшен дәвам итә. 20 елдан артык танковый училищесында әүвәл доцент, ә аннары профессор булган.
Светлана Григорий кызы 1969 елда Казан медицина институтын тәмамлый. Ул югары категоррияле табиб, медицина фәне кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы. 40 елдан артык хирург булып эшләгән. Шулай ук хирург булып эшләгәндә, дәвалау эше буенча баш табибның урынбасары булып эшләгән. Аның тагын бер яраткан эше ул – шигырьләр язу.
Аларның ике малай, 2 онык һәм оныкчык бар. Хәзерге көндә алар икесе дә пенсиядә. Шуңа карамастан да, Светлана Григорий кызы хирург табибы эшчәнлеген дәвам итә.
Алтын юбилее белән котлау өчен Фазулзяновлар Рашид Рахим улы һәм Азиля Кутдус кызы, Киселёвлар Владимир Дмитрий улы һәм Людмила Николай кызы, Маркиннар Владимир Василий улы һәм Альфия Миннур кызы гаиләләре чакырылды.
Юбилярлар бергә 50 ел яшәп, кулга-кул тотынышып зур тормыш юлын үткәннәр. Алар тормышында нинди генә авырлыклар очрамаган, әммә алар һәр вакыт бер-берсе өчен терәк булганнар.
Бу гаиләләр зур хөрмәткә лаеклы. Бәхетле һәм ныклы гаилә төзү бик күп көч һәм бер-береңне аңлап яшәүне таләп итә. Хәзерге көндә безнең юбилярлар үзләренен балалары очен генә түгел, оныклары, хәтта оныкчыклары очен дә үрнәк булып торалар, үзләренен тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга алар һәр чак әзер.
Бу тантанада парларга Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Без аларга нык сәламәтлек, озын гомер, алдагы тормышка ышаныч, якыннарынын һәр чак игътибарын тоеп яшәүләрен телибез!
Ябалак авылыннан Шамил Галәветдинов үзенең гомерлек яры итеп Балык Бистәсе кызы Гөлфия Хисамиеваны сайлаган. Яшь гаилә авылда яшәргә һәм эшләргә исәпли. Апастан Булат Шәфигуллин һәм Зарина Вәлиева шулай ук районыбызда яшәп, эшләргә ниятли.
Авылда калучы бу яшь парларга район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләре белән район башлыгы исеменнән Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.
2014 елның 14 август көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясенең Арчадагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Флера Моратова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Фәридә Бәхтиярова, миграция хезмәте инспекторы Ришат Гыйбадуллин 8 укучыга паспорт тапшырганда аларга уңышлар һәм Россия гражданины дигән дәрәҗәле исемне лаеклы йөртүләрен теләде. “Яшь гвардия”че Юлия Ибраһимова паспортка ия булучының ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлатты.
Форумның оештыручылары ТР Алабуга бүлеге Аграр яшьләр берләшмәсе иде.Үзләренең кече туган якларын яратучы, авылны тагын да ямьлерәк итәргә теләүче яшьләр яр буенда палаткалар кордылар. Республика авыл туризмын тагын да әйбәт итү буенча конференция булып узды.