Туй! Бу мәхәббәткә багышланган, матур һәм сокландыргыч , хисләр белән тулы булган гаҗәеп әкияти көн. Әлеге кабатланмас көн алдагы парлы тормыш юлында үзеннән якты һәм күңелле эзләр генә калдырырга тиеш. Әлбәттә, моның өчен яшь парлар туй көненә бик ныклап әзерләнәләр, туй кортежы өчен төрле маршрутлар, табын менюлары, кием – салымнар, бүләкләр уйлап табалар.
Башкарма комитетның ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 77 пар үзләренең никахларын теркәделәр һәм аларның һәркайсы кабатланмас, үзләренчә бәхетле һәм матурлар иде.Башка парларга охшамаган, үзенчәлекле парлар да булды. Мәсәлән, Борис һәм Дарья Лукояновлар никахларын “стиляга” лар стилендә киенеп теркәделәр, Иван һәм Светлана Горбуновларның “туй кортеж”лары шарлар, чәчәкләр һәм ленталар белән бизәлгән йөк машиналарыннан торды. Шулай ук ЗАГС ишекләре янына яшь парлар лимузиннарда, кыйммәтле джип машиналарында, матур итеп бизәлгән атларга иярләнгән арбаларда киләләр.
Яшь парларның парлы гаилә тормышлары да туй көнендәге кебек якты, онытылмас һәм һичшиксез бәхетле булсын иде!