Казан шәһәре Киров районының хәле актларын теркәү идарәсендә алтын юбилярларны Заки Гата улы һәм Флюра Самат кызы Каримовларны тантаналау үтте

2014 елның 15 августы, җомга

Безнең юбилярлар кайда гына эшләмесеннәр, алар тапшырылган эшне югары җаваплылык белән башкарганнар.

Заки Гата улы үзенең эшчәнлеген Октябрьский совхозында төп белгеч, аннан соң директор булып башлаган. Ул Аксубай районында беренче сәркатиб булып 11 ел, 10 елдан артык ТАССР Верховный Советының депутыты, статистика идарәсендә начальник булып эшләгән.

Флюра Самат кызы Аксубай районында һәм төрле җәмәгать туендыру предприятесе “Татпотребсоюз” системасында технолог булып эшләгән.

Заки Гата улы “Кадер билгесе” ордены, ТАССР Верховный Советы Мактау грамотасы һәм бик күп башка медальләр белән бүләкләнде.

Флюра Самат кызы Татарстан Республикасының атказанган сәүдә эшчесе.

Хәзерге көндә алар икесе дә пенсиядә. Аларның 2 кыз, дүрт онык һәм бер оныкчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International