Авыл хезмәтчәннәрнең Әлмәт муниципаль районының уңышларга ирешүенә өлеш кертүләре әйтеп бетергесез. Районның әйдәп баручы эшчәнлекләре булып авыл хуҗалыгы, шәхси эшне алып баруга булышлыгы һәм авылның үсеше белән бәйле төрле программаларда катнашу булып санала.
Шулай районда гаилә институты үсешенә, яшь буынга гаиләнең гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләвенә һәм аларнысаклап калуга зур игътибар бирелә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, авыл җирлеге гаиләләре белән очрашу Әлмәт муниципаль районы башлыгы Салихов Мәҗит Хәҗип улы инициативасы белән оештырылды.
Бу чара 2014 елның 14 августында шәһәр паркында үткәрелде. Районның авыл җирлегендә яшәүче авыл хуҗалыгы, нефть, төзелеш һәм бюдңет өлкәсе тармаклары үсешенә зур өлеш керткән 36 иң яхшы гаилә билгеләп үтелде.
Матур, тырыш, яшь буынга үрнәк булырлык гаиләләр районда аз түгел. Очрашуга чакырылган гаиләләрнең 20 өчтән һәм аннан да артык балалы гаиләләр, 30 елга якын дус һәм тату яшәүче гаиләләр саны да 20 иде. Ә менә Кәләй авыл җирлегенең иң яхшы гаиләсе Варламовлар Иван Кузьма улы һәм Анна Павел кызының бергә гомер итүләренә 60 ел икән. 45 ел буена һәм аннан да арптыграк пар канатлар булып яшәүче гаиләләр район башлыгы Салихов Мәҗит Хәҗип улыннан кайнар котлаулар кабул иттеләр.