Алар 1988 елның ноябрь бәйрәмендә танышалар һәм шуннан сон инде аерылмыйлар. 1989 елнын 4 августында Әлмәт шәһәрендә никахларын теркиләр. Яңа гаилә барлыкка килә, ике йөрәк бер булып тибә башлый, икесенэ бер сулыш, бер язмыш, кайгы-шатлыклар да уртак була. Минкиннар гаиләсе бугенге көндә дә пар канатлар булып, гаилә учакларын сүндермичә матур гына яшиләр. Бәхетле гаиләдә кыз белән малай туа, ә 2014 елның мартында беренче оныкның тууы юбилярларның тормышын тагын да ямьләндерә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы юбилярларны котлап, аларга юбилей папкасын һәм истәлекле медаль тапшырды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Сания апа Читтән торып, Казанда укытучы һөнәрен үзләштерә.Укуын тәмамлагач, район мәгариф бүлекчәсендә сәркатип булып эшли. Аны Арборга эшкә җибәрәләр. Сания ханым күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә.1965 елдан колхозда эшли. Бүген ул 12 оныкка, 2 оныкчыкка яраткан дәү әни булып, җәйләрен кызы Тәгъзимә, калган вакытта улы Фирдүс тәрбиясендә яши.
2014 нче елның 11 нче августында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Россия Федерациясе Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Идарәсенең адвокатура өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү, нотариат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве бүлегенең башлыгы – Т.Ю. Кравченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Кришнаитларның туйлары тәмле ис чыгаргыч, җиләк-җимешләр һәм тәмлеткечләр белән аңкып тора. Яшьләр мәңгегә бер-берсен сөяргә һәм аерылмаска вәгъдә бирделәр.
Әлбәттә, һинд туйларын биюдән башка һич тә күз алдына китереп булмый. Мондый туйларның үзенчәлеге: ирләр аерым үз, ә хатын-кызлар үз ягында бииләр. Туйга чакырылган кызлар сари киемендә килделәр.
Нәкъ ярты гасыр элек энергиясе ташып торган, чибәр, акыллы Вил бию кичәсенә баргач, шунда берене күрүдән үк, мөләем йөзле, үзенә гашый итәрлек чибәр Татьянага гомерлеккә гашыйк була.
Һәр икесе өчен дә беренче урында гаилә булып тора.
Үзләренең балаларына – Рөстәм белән Альбертка – белем биргәннәр. Белемле булу нәтиҗәсендә Рөстәм Вил улы һәм Альберт Вил улы эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.
Чыннан да, Вил Гомәр улы һәм Татьяна Александр кызы, үзләренең балалары белән горурлана алалар.
Хәзер алар ике онык Карина белән Зарина үстерәләр.
Юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур эфэнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.
Бу тантанага иң якын, иң кадерле, иң газиз кешеләре килде.
9 август көнне Кайбыч районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән Альберт Шәфиев һәм Лилия Адитуллиналар ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Яшьләрнең изге гамәленә тантанага килгән кунаклар да битараф калмады.
2014 елның 11 август көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы председателе урынбасары А.П.Гусев һәм шәһәр мэры В.Г.Шайхразиев катнаштылар.
Югары бүләкләргә А.Ш.Шрамко, Р.Ф. Хамадиев, А.С.Харисова, Г.П.Анютин, С.Ф. Сиразиева, Р.Х.Хафизов, В.А.Михеев, Е.А.Моргачев, П.А.Кудряшов, В.В.Коваленко, И.Ф.Шигапов, Ф.Х.Гайнутдинова лаек булдылар.
Буа муниципаль районының Карлы авыл җирлеге җитәкчесе А.У. Мухаметшин һәм авыл җирлеге сәркәтибе И.А. Хусаинова 2014 елның 08 августында “Алтын” туйларын билгеләп үтүче – Камил һәм Физүнә Җамалтдиновлар, Хәмит һәм Кәдрия Абдрахмановлар, Сәгыйт һәм Наҗия Зариповлар гаиләләрен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Бу өч гаиләдә авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә үрнәк булып торалар. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләләре зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!
1930 елның 10 августы – Яр Чаллының шәһәр статусын алган көн.
2014 елның 9 августында Тантаналар сараенда 53 яшь пар никахларын теркәде. Шәһәр көне уңаеннан яңа гаиләләргә шәһәр символы бәлән бүләкләр тапшырылды һәм матур теләкләр теләнде.