Балтач районы Арбор авылында яшәүче Шарипова Сания Нәби кызына 12 август көнне 90 яшь тулды

2014 елның 12 августы, сишәмбе

      Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин,  җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе  Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.   Сания апа Читтән торып, Казанда укытучы һөнәрен үзләштерә.Укуын тәмамлагач, район мәгариф бүлекчәсендә сәркатип булып эшли. Аны Арборга эшкә җибәрәләр. Сания ханым күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә.1965 елдан  колхозда эшли. Бүген ул 12 оныкка, 2 оныкчыкка яраткан дәү әни булып,  җәйләрен кызы Тәгъзимә, калган вакытта улы Фирдүс тәрбиясендә яши.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International