Казан шәһәре Киров районының гражданлык хәле акталарын теркәү идарәсендә алтын юбилярларны Вил Гомәр улы һәм Татьяна Александр кызы Сагдеевларны тантаналау үтте

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

Нәкъ ярты гасыр элек энергиясе ташып торган, чибәр, акыллы Вил бию кичәсенә баргач, шунда берене күрүдән үк, мөләем йөзле, үзенә гашый итәрлек чибәр Татьянага гомерлеккә гашыйк була.

Һәр икесе өчен дә беренче урында гаилә булып тора.

Үзләренең балаларына – Рөстәм белән Альбертка – белем биргәннәр. Белемле булу нәтиҗәсендә Рөстәм Вил улы һәм Альберт Вил улы эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.

Чыннан да, Вил Гомәр улы һәм Татьяна Александр кызы, үзләренең балалары белән горурлана алалар.

Хәзер алар ике онык Карина белән Зарина үстерәләр.

Юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур эфэнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.

Бу тантанага иң якын, иң кадерле, иң газиз кешеләре килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International