2014 елның 12 августында Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Минкиннар гаиләсе Ирек Рәшид улы һәм Гөлгенә Әхәт кызының көмеш туйларына багышланган чара үткәрелде

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Алар 1988 елның ноябрь бәйрәмендә танышалар һәм шуннан сон инде аерылмыйлар. 1989 елнын 4 августында Әлмәт шәһәрендә никахларын теркиләр. Яңа гаилә барлыкка килә, ике йөрәк бер булып тибә башлый, икесенэ бер сулыш, бер язмыш, кайгы-шатлыклар да уртак була. Минкиннар гаиләсе бугенге көндә дә пар канатлар булып, гаилә учакларын сүндермичә матур гына яшиләр. Бәхетле гаиләдә кыз белән малай туа, ә 2014 елның мартында беренче оныкның тууы юбилярларның тормышын тагын да ямьләндерә.

         Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы юбилярларны котлап, аларга юбилей папкасын һәм истәлекле медаль тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International