Кришнаитларның туйлары тәмле ис чыгаргыч, җиләк-җимешләр һәм тәмлеткечләр белән аңкып тора. Яшьләр мәңгегә бер-берсен сөяргә һәм аерылмаска вәгъдә бирделәр.
Әлбәттә, һинд туйларын биюдән башка һич тә күз алдына китереп булмый. Мондый туйларның үзенчәлеге: ирләр аерым үз, ә хатын-кызлар үз ягында бииләр. Туйга чакырылган кызлар сари киемендә килделәр.