Дания һәм Шамил Хөснетдиновлар гаиләсендәберенче балалары Дамир туды.Нәкъ менә әлеге бала Тәтеш районында 150 нче бала булды.
Әти –әнисе Тәтеш РУЭСында инженерлар булып эшлиләр, шуңа күрә сабыйның тууы барлык коллектив өчен дә бәйрәм булды. “...Безнең полк артты!” диде РУЭС начальнигы Николай Юрьевич Лабутин.
2014 нче елда туган 150 сабыйның 88е беренче, 33е икенче, 18е өченче, 11е дүртенче һәм күбрәк булып туган балалар.
Сабыйларның 127се шәһәрдә, 23е авыл җирлегендә тудылар.