Сарман муниципаль районы Урта Кәшер авылында яшәүче Гайфуллин Яскар Гыйльфан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яскар абый фронттан кайткач “Искра” колхозына баш хисапчы булып эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугры булып кала. Тормыш иптәше Марзия апа белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
Яскар абый авылның һәм районның хөрмәтле кешеләренең берсе. Юбилее уңаеннан Яскар абыйны котларга район һәм җирлек җитәкчеләре, туганнары, кунаклар җыелды. Яскар абыйга ныклы сәләмәтлек, балаларының һәм оныкларының хөрмәтен тоеп озак еллар яшәвен телибез.