2014 елның 16 август көнендә Яңа Савин районының ГХАТ бүлегендә Сабирҗанов Камил Салихҗан улы һәм Роза Хәлил кызының алтын туй бәйрәме үткәрелде. Бу матур тантанага иң якын кешеләре-балалары, оныклары җыелды.
Камил Салихҗан улы-офицер, ул үзенең 25 елдан артык гомерен Ватанны саклауга багышлаган. Роза Хәлил кызы- тугры иптәш, яраткан хатын буларак тормышның төрле якларын уйлап эш итүче, гаҗәеп акыллы хатын. Олы уллары Марат этисе юлыннан киткән-ул да офицер. Кече уллары Эрик-эшче.
Барлык авыр тормыш мәшәкәтләрен алар бергә җиңгәннәр. Дуслык, татулык, бер берсенә хөрмәт һәм сабырлык , хезмәт сөю, кешеләрне ярату нигезендә корылган аларның гаиләсе. Бу эстафетаны алар бабаларына тапшырдылар.Юбилярларыбызга исәнлек- саулык, тигезлек, гаилә иминлеге теләп калабыз.