Бәйрәмгә нәниләрне махсус котларга килгән Әгерҗе районы башлыгы, ГХАТ булеге мөдире, Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Агил Галиуллин да ун нәни укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте. “Агро-Кама-Нәүрүз“ ширкәте җитәкчелеге дә елның-елында авылдагы беренче сыйныфка баручы барлык укучыларны да, шәһәрдәге хезмәткәрләренең балаларын да эче тулы букчалар белән сөендерә. Әнә шулай, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм балалар әзерләгән кызыклы тамаша карап, җитәкчеләрдән бүләкләр, шоколадлар алып бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралдылар нәни укучылар.