Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Яковлевларның 35 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 20 август көнендә Түбән кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Яковлевлар гаиләсенең бергә тормыш корып яши башлауларының 35-еллык юбилеена багышланган тантана булып узды. Анатолий Леонидович белән Татьяна Сергеевна яшь кала Түбән камага 1978 елда килеп урнашалар. Чая, шук, күз явын алырлык чибәр Татьянаны Анатолий төрле нефтехимик җиһазлар, колонналар, градирня һәм цистерналар арасында очратып, бер генә минут та кичегеп тормастан аны очрашуга чакыра. Озак та үтмәстән, 1979 елның 18 августында Анатолий белән Татьяна туйлап өйләнешеп тә куялар. Яковлевларның гаилә бишегендә кызлары Елена якты дөньяга аваз сала.

         Яковлевларның бергә тормыш корып яши башлауларының коралл юбилейларына багышланган тантанага Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы да чакырулы иде. Юбилярларны котлап, җитәкче урынбасары Зөфәр Гарипов аларга исәнлек-саулык, озын тигез гомер теләп, истәлекле бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International