2014 елның 22 августында Мөслим муниципаль район Башлыгының иң яхшы гаиләләр белән Тантаналы очрашуы узды. Очрашуда яшь буынга үрнәк булган, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән, авыл һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән 22 гаилә чакырылган иде. Тантана район Башлыгы Р.Х.Муллин белән әңгәмә формасында түгәрәк өстәл артында узды. Кичәдә шулай ук «Татспиртпром» ААҖ Генераль директоры Г.Ф. Куприянов та катнашты.
Бер өстәл артында күп балалы гаиләләр, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермер гаиләләре, атказанган укытучылар һәм табиблар гаиләләре җыелган иде. Чәй артында алар үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Гаиләләргә чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик җылы дустанә атмосферада үтте.
Ныклы гаиләләр – безнең илебезнең нигезе, алар традицияләрне саклыйлар, яшь буында мәхәббәт, тугрылык, ихласлылык кебек кыйммәтләрне сакларга өйрәтәләр, нәкъ менә алардан безнең Ватаныбыз башлана. Бу гаиләләр – үрнәк алырлык.